8 сентябрь көнне Теләче районында зур бәйрәм, Күкчә һәм Олы Мишә авылларында капиталь ремонттан соң авыл клубларын ачу тантаналары булып үтте.

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Авыл халкы ремонтны күптән көтте, чөнки авыл клублары нык тузганнар иде. Бәйрәм чараларында район җитәкчелеге белән берлектә Казаннан килгән зур кунаклар да катнашты. Алар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Разия Садыкова һәм Анастасия Исаева, Республика традицион мәдәниятне үстерү бүлеге җитәкчесе Рита  Дедюлова. Депутатлар тарафыннан әлеге мәдәният учакларына материаль-техник хәлләрен яхшырту өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов исеменнән Сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International