Безнең китапханә бу истәлекле вакыйга хөрмәтенә 12 октябрьдә Тамара Крюкованың «Учись решать проблемы!» дип исемләнгән китаплар буенча интерактив күзәтү үткәрде. Укучыларыбыз язучының иҗаты турында («Т. Крюкованың иҗади юлы» презентациясе белән бергә) тыңладылар, китап медиаобзоры белән таныштылар. Тамара Крюкова барлык жанрларда да эшли, ул әкиятләр, күңелле мәктәп повестьлары һәм хикәяләре яза. Әмма аның китаплары арасында үзенчәлекле урынны фантастика алып тора.