15 октябрь - Хәтер көне.

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне.14 нче октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен татар халкының хәтер көненә багышланган "Хәтерләүдән курыкма син! Уткәнеңне онытма син!"-дигән хәтер сәгате үткәрелде. 1552 елның 15 октябрендә, һичшиксез, татар халкы өчен иң фаҗигале көн, үз дәүләтчелеген югалту көне булып тора. Электрон презентация ярдәмендә укучылар Казан ханлыгы тарихы белән таныштылар, әлеге мөһим вакыйгага багышланган "Хәтер үзе сакта тора" күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International