15 октябрь Югары Кибәхужа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар катнашында хәтер көне уңаеннан, "Кешелекнең хәтере" мәңгелек дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Казан шәһәрен яклап корбан булган бабаларыбызны безнең онытырга хакыбыз юк.