19 октябрь көнне Теләче Үзәк китапханәсендә «Ак теләкләр, ап-ак юл сезгә» дип исемләнгән егетләрне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде.

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Кичәнең максаты: булачак солдатларны армия сафларына әзерләү, үз-үзеңне тоту  кагыйдәләрен аңлату, патриотик тәрбия бирү иде. Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде.  Әлеге очрашу кичәсендә Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Нурмухаметов Азат Әнәс улы,  ТР Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Закиров Фәнис Фәрит улы, районыбызның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Рәис Рөстәм улы, район ветераннар Советы рәисе урынбасары Гыйльмиев Сәлмән Гали улы, Теләченең “Яшь армеецлар” отряды җитәкчесе Гатиятов Рәсип Рәшит улы һәм аның “Яшь армеецлары” катнашты. Көзге чакырылышта Теләче районыннан барлыгы 15 егет ватаныбызны сакларга  алына. Кичәдә  егетләргә багышланган  изге теләкләр әйтелде, матур җырлар җырланды.  Очрашу барышында – кичә кунаклары, егетләргә алдагы тормышларында зур уңышлар теләп, изге бурычларын исән - сау үтәп илебезгә исән - имин йөреп кайтуларын теләделәр. Шулай ук китапханәдә “Сагыну сәламнәрем сезгә, авылдашларым” исемле күргәзмә эшләнде һәм презентация күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International