Семинар-тренинг барышында Теләче муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү педагоглары икетеллелеккә кагылган актуаль сораулар буенча үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм цифрлы укыту объектлар ярдәмендә белем һәм тәрбия бирү турында чыгышлар ясадылар. Семинар-тренингта катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, мастер-классларда катнаштылар. Һәрбер килгән педагог белем бирү эшчәнлегендә куллана алырлык бай практик материал туплады.