11нче декабрь көнне Теләче 2нче балалар бакчасы базасында “Педагогларның конкурс хәрәкәтен методик яктан тәэмин итү” темасына мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре мөдирләре өчен районкүләм семинар булып узды. Семинар барышында төп теманы яктырткан чыгышлар ясалды һәм мөдирләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирелде. Шулай ук семинарда катнашучылар игътибарына Теләче 2нче балалар бакчасына йөрүче балалар, тәрбиячеләр тырышлыгы белән әзерләгән концерт номерлары һәм Г.Камалның “Беренче театр” әсәре тәкъдим ителде. Семинар эшлекле үтте.