Иң яхшы отряд

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

    14 декабрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында белем бирү оешмаларының юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары арасында узучы республика конкурсының район этабы үтте. Бәйгедә 11  команда катнашты.

Отрядларның чыгышын район мәгариф бүлеге, район балалар иҗат үзәге, эчке эшләр бүлеге вәкилләре бәяләде. Отрядлар үзара агитбригада чыгышлары буенча көч сынашты. Шулай ук биредә юл йөрү кагыйдәләре буенча күргәзмә дә оештырылды.

Республика конкурсының район этабында Үзәк урта мәктәбе ЮИД командасы җиңү яулады. Алар бәйгенең зона өлешендә район данын яклаячак. Икенче урында Олы Мәтәскә, өченче урынны Теләче урта мәктәбе командасы яулады. Җиңүчеләр грамота һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International