“Һәр кошка да җимлек булсын!”

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Теләче муниципаль районының 1 нче номерлы балалар бакчасында әнә шундый исем астында акция оештырылды. Чараның максаты - балаларда туган якта кышлаучы кошлар тормышы турында күзаллауны киңәйтү. Кышын кошларны нәрсә белән ашатырга була һәм кайсы  төрләре тукландыруга аеруча мохтаҗ, аларның урнашу урыны һәм үз-үзеңне тоту үзенчәлекләре турында балалар шөгыльләр, әңгәмәләр кысаларында өйрәнделәр. Танып белү процессын үстерү һәм кышлаучы кошларны алга таба күзәтү максаты белән балалар бакчасында җимлекләр конкурсы игълан ителде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ата-аналары белән бергә, пластик шешәләрне, катыргы тартмаларны һәм агач конструкцияләрне кулланып, җимлекләр ясадылар. Акциядә катнашучыларның иҗади якын килүен һәм талантын балалар бакчасы администрациясе югары билгеләп үтте . Бу чараларның барысы да бер зур максат  белән эшләнә– табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. Балалар кышын да кошларга ярдәм итәргә кирәклеген аңларга өйрәнә. Педагоглар белән бергә балалар җимлекләрне элделәр. Хәзер балалар үзләренең җимлекләрен көн дә тикшереп, чистартып, җимнәр өстәп тораячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International