Хөрмәтле Илдус Фатихович!

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Фатих улы Зариповка

Хөрмәтле Илдус Фатихович! Сезне туган көнегез белән ихлас тәбрикләп, иң изге, якты, матур теләкләребезне җиткерәбез. Сезнең тормыш һәм хезмәт юлыгыз чын хезмәт кешесенә - гаделлекне яратучы кешегә генә хас үрнәк юл. Сез һәрвакытта да туган төбәгебез өчен янып яшисез. Нинди генә эшкә алынсагыз да сынатмыйсыз. Сез көчле ихтыярлы, изге күңелле, мәрхәмәтле, һәрвакыт түзем булып, сабырлыкны, акылны алга куеп эш итә белү сыйфатларыгыз белән күпләргә үрнәк шәхес. Бервакытта да авырлыклардан зарланырга, эшләгән эшләрегез белән масаерга яратмадыгыз. Шуңа күрә дә без Сезне хөрмәт итәбез, олылыйбыз һәм яратабыз. 

Киләчәктә дә шатлыкларыгыз күп булсын, гаилә бәхетегез һәрвакыт якты балкысын. Алга таба да тормыш иптәшегез Фәридә ханым белән матур гомер итегез, балаларыгызның игелеген күреп, бергә-бергә озак яшәргә язсын.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International