15 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә,клуб белән бергә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең дөньяга килүенә 113 ел тулу көненә багышлап “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” исемле әдәби сәгать үтте.

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Китапханәче авылдашларын М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ул шагыйрьнең иҗатын яңача яктыртып, сирәк яңгырый торган шаян шигырьләрен укыды. Баш өстендә палач балтасы торган хәлдә, шаян шигырьләр иҗат итә алуы М.Җәлилнең искиткеч рухи ныклыгын, зур батырлыгын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International