Шул уңайдан, Урта Мишә авыл китапханәсендә “Үткән еллар хәтере” дип исемләнгән хәтер дәресе узды, “Хәтер һәм батырлыкка 30 ел” исемле күргәзмә куелды. Әфган сугышы – барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы, бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти –әниләренә гомерлек кайгы китерде.