Күргәзмәнең максаты-китапханәгә килүчеләрне туган ягыбызның кабатланмас матурлыгы, Теләче районының социаль-икътисади казанышлары, күп милләтле халыкның табигать белән килешеп яшәгән мәдәни-рухи байлыгына багышланган басмалар белән таныштыру иде. Алар туган як тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, туган як турындагы белемнәрен киңәйтә һәм баета. Барлык теләүчеләр дә туган як турындагы әдәбият белән таныша алдылар.