Бар җырымны илгә багышладым

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Герой-шагыйрь  Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 15 февраль көнне  Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары белән “Бар җырымны илгә багышладым” исемле шигърият сәгате уздырылды. Беренче өлештә укучылар шагыйрьнең балачагы белән бәйле кызыклы вакыйгалар, тормышы, иҗаты белән таныштылар. Әсирлектәге батырлыклары турында мәгълүмат тупладылар. Шигърият сәгатенең икенче өлешендә “Иң оста шигырь укучы бәйгесе”ндә катнашып балалар шигырь уку осталыкларын күрсәттеләр. Муса Җәлилнең гомере җырга әверелде. Яшәү, Көрәш, Батырлык турындагы мәңгелек җыр ул!  Аның батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International