Барлыгы 4 команда катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урын Алан-1 эшчеләр командасы, икенче урында Саба районы Мишәбаш авылы командасы, өченче урында Олы Мишә командасы, дүртенче урында Алан-2 студентлар командасы булды. Җиңүче командаларны эшмәкәр Фазылҗанов И.Ф. котлады һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Спорт бәйрәме барышында тәмле пловтан авыз итәргә , кайнар коймак белән чәй эчергә мөмкин иде.