21 апрельдә 19.00 сәг. 22.00 сәг. кадәр Шәтке авылы китапханәсендә яшьләр белән “Әдәби кунакханә” дип аталган әдәби сәяхәт оештырылды. Алар “Уку утравы”нда булдылар, Аш-су китаплары буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Китап-күргәзмәләре белән таныштылар. Аеруча да “Китап базары”, “Әдәби кафе” дигән күргәзмәләрне кызыксынып карадылар. Барлык катнашучылар да татлы призларга ия булдылар. Китап-күргәзмәләрдән 8 китап укылды.