23 апрель көнне Шармыш авыл китапханәсендә Бөтендөнья Җир көненә карата "Син, Мин һәм җир планетасы" танып-белү сәгате үткәрелде.

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Чарада балалар планетабызга янаучы глобаль экологик кризис, үсемлекләрнең һәм хайваннарның, әйләнә-тирә табигатьнең безнең саклауга мохтаҗ булуы турында белделәр. Табигать турында мәкальләр искә төшердек, табышмаклар чиштек һәм викторинада катнаштык.  Китапханә укучылары игътибарына «Без бары тик җирдә кунаклар гына» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International