26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә, быел аның тууына 133 ел тула.

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Тукай туган көн республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә һәм инде моннан бер гасырга якын элек язылсалар да, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Айдар авыл китапханәсендә дә әдәбият күгендә якты кояш булып балкыган шагыйребезнең иҗатын яктырткан “Шигырьләрең тынгы белми, гизеп йөри илләр арасын” дип исемләнгән китап күргәзмәсе атна дәвамында китап укучыларга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International