РОССИЯ КӨНЕ БЕЛӘН!

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Илебез 12 июньдә Россия көнен билгеләп үтә. Россия көне бәйсезлек, Ватаныбызның киләчәге өчен уртак җаваплылыкны гәүдәләндерүче бәйрәм. Безне, кайда гына яшәсәк, нинди телдә сөйләшсәк тә, Россия Федерациясенең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык, татулык һәм рухи бөтенлек хисе берләштерә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Дәүләтнең куәте һәм даны һәр кешенең уңышыннан һәм хезмәтеннән барлыкка килә. Моның шулай икәнлеге Россиянең дәүләт суверенлыгы турындагы декларация кабул итүдән соң узган 26 ел дәвамындагы үзгәрешләр белән ачык раслана. Сәнәгатьтәге, рухи өлкәдәге, халыкның көнкүрешен яхшырту юнәлешендәге казанышларны без ачык тоябыз, анда безнең дә өлеш барлыгына куаныч кичерәбез. Теләчелеләр моны яхшы аңлап, уртак уңышка үз өлешләрен кертәләр, районыбыз көннән-көн үсә, матурлана. Без моның белән ихлас горурланабыз. Бу бәйрәм барыбызның да Ватанга мәхәббәт хисләрен арттырсын!

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да гомумдәүләт бәйрәме белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, йортларыгызга иминлек, гаилә бәхете, зур уңышлар телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International