14 нче июнь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 28 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды.
Утырышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Һадиев И.Т., Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш һәм инвестицияләр буенча урынбасары Миңнегулов И.Ә. , Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Сөнгатуллин Н.М., юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И., Теләче муниципаль районы Иҗтимагый палатасы рәисе Арсланов Р.М.- лар чыгыш ясадылар.
Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.