17 июль көнне Теләченең “Тюлячинка” паркында район халкы рәхәтләнеп ял итте.

2019 елның 20 июле, шимбә

17 июль көнне Теләченең “Тюлячинка” паркында район халкы рәхәтләнеп ял итте: “Олимп” яшьләр үзәге, Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәдәният йорты, китапханә тарафыннан оештырылган чарада шашка-шахмат уйнап, ачык һавада китап укып, рәсем ясап һәм зур экранда кино карап була иде. Хава торышы болытлы булуга да карамастан, райондашларыбыз байтак җыелган иде.

Оештыручылар әйтүе буенча, әлегедәй чаралар һәр атнаның чәршәмбесендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International