Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре 14 август көнне сәгать 18.00 - 20.00 кадәр “Тюлячинка” ял паркында китап сөючеләр өчен китаплар тәкъдим иттеләр. Биредә эшче һөнәрләр елына багышланган “Мир рабочих профессий”, “Лето с книгой” дип исемләнгән күргәзмәләр оештырылды һәм китапларга күзәтүләр ясалды. Балалар өчен “Нинди һөнәр сайлар идең?” – дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды, актив катнашкан укучыларга бүләкләр тапшырылды.