Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинарында катнашырга чакыра

2019 елның 16 августы, җомга

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 6 августтан 19 августка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре уза. Семинарларда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар, Фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнаша.
6 август көнне Теләче районында беренче зона семинары булып узды һәм милли проект кысаларында «Агростартап» программасын эшләтеп җибәрү белән тәмамланды. Чара барышында шулай ук интерактив тавыш бирү узды. Катнашучыларның күпчелеге авыл халкының мәшгульлеген һәм авыл территорияләрен үстерүнең хәлиткеч факторы буларак, авыл хезмәтенең югары керемлелеген тәэмин итүне сайлаган. 8 һәм 13 августта семинарлар Татарстанның Аксубай һәм Яшел Үзән районнарында узды
19 августта семинар Яр Чаллы шәһәрендә узачак. Анда катнашырга Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай һәм Ютазы районнары чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International