18 август көнне Газинур Моратка 60 яшь тула.

2019 елның 16 августы, җомга

18 август көнне Газинур Моратка 60 яшь тула, шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында “Серле каләм иясе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары, журналларда басылып чыккан шигырьләре урын алды. Газинур Морат — узган гасырның сиксәненче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буынның бер вәкиле. Аның шигырьләреннән серлелек, моң, романтизм агыла. Ул – көрәшче шагыйрь дә: шигырьләре тыгыз фикерле, публицистик яңгырашка ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International