Җәйге каникулларда Үзәк авыл китапханәсендә балалар белән мастер-класслар үткәрелде.

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Җәйге каникулларда Үзәк авыл китапханәсендә балалар белән мастер-класслар үткәрелде. Иҗади остаханә балаларның иҗади сәләтләрен, фантазиясен һәм сәнгати зәвыгын үстерү максатыннан оештырылды. Балалар Хазипова Ф.А. җитәкчелегендә салфеткалардан, төсле кәгазьдән, ярмалардан һәм табигый материаллардан (ташлардан) оригиналь һәм кызыклы итеп үз «шедеврлары»н, иҗат итәләр.

            Төрле башкару техникасы кулланылды:  “Салфеткалардан чәчәкләр”, ”Ярмалардан картина,”  “Ручка һәм карандашлар өчен органайзерлар” ,”Төсле кәгазьдән күләмле чәчәкләр ", “ Үз кулларың белән салфеткалардан чәчәкләр". Чәчәкләр  һәрчак матур. Иң гади кәгазь салфетка - төрле эшләнмәләр өчен уникаль материал.

            18 августта китапханәдә чираттагы мастер-класс үтте. Балалар бик матур һәм искиткеч чәчәкләр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International