Балалар бакчасы тирәли экскурсия.

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

Бүген зурлар төркеме балалары, тәрбиячеләре Исхакова Л.Ф һәм Сабирҗанова Л. М. белән берлектә, балалар бакчасы территориясе буйлап көзге экскурсия үткәрделәр. Экскурсия барышында тәрбиячеләр балаларга елның иң матур вакыты – алтын көз турында, аның сынамышлары турында сөйләделәр. Балалар бик теләп өрәңге яфраклары белән уйнадылар, экологик сукмак буйлап атладылар, төрле яфраклар карадылар, шигырьләр сөйләделәр, «Җил исә, исә», «Без көзге яфраклар», «Табышмак буенча яфракны тап» уеннарын уйнадылар.

Мондый экскурсияләр хәтер, игътибар, фикерләүне үстерә, әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияли, төрле объектларга һәм табигать күренешләренә карата эмоциональ хисләр уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования