19 октябрь көнне 13:00 сәгатьтә бөтен дөнья “Татарча диктант” акциясендә катнашачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны киметү. “Татарча диктант” акциясендә катнашырга теләсәгез, Теләче урта гомумбелем мәктәбенә рәхим итегез. Кызыклы мәктәп илендә, балачакта булып китәрсез. Башлана 13: 00 сәгатьтә. “Татарча диктант” акциясендә катнашыгыз. Көтеп калабыз, килегез.