7 октябрь – балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең тууына 70 яшь.

10 октябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

7 октябрь – балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең тууына 70 яшь. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Кыйбласы – балачак иле” исемле күргәзмә куелды. Рәшит Бәшәрнең беренче әдәби тәҗрибәләре — шигырьләре һәм хикәяләре — республика матбугатында алтмышынчы елларның ахырларында күренә башлый. Укучыларга ул нигездә балалар шагыйре буларак билгеле. 1975—1981 еллар арасында Татарстан китап нәшриятында аның нәниләргә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган өч шигъри җыентыгы («Әйлән-бәйлән», «Бәйрәм», «Яшел океан») басылып чыкты. Шул өч китабы өчен Рәшит Бәшәр 1985 елда СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования