“Бердәмлек” төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шуны күздә тотып 4 ноябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә «4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне» исеме астында китап күргәзмәсе төзелде.