«Суд һәм заманча җәмгыять»

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

     15 ноябрь көнне Теләче район суды бинасында ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Идрис улы Гыйләҗев, ТР Судьялар советы рәисе Роман Фәһим улы Гафаров, ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Миргазәм улы Салихов, «РДУП» ФДБУ директоры Рамил Әнвәр улы Шәрифуллин, Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов һәм башка чакырылган кунаклар катнашында «Суд һәм заманча җәмгыять» темасына Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының 9-11 сыйныф укучылары һәм "Россия дәүләт суд эшчәнлеге университеты" ФДБМУнең Казан филиалы студентлары өчен ачык дәрес үткәрелде.

        Аннары чара кысаларында, Теләче урта мәктәбе базасында Россия дәүләт суд эшчәнлеге университеты студентлары һәм вәкилләре Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары белән очраштылар. Студентлар эшлекле уен үткәрделәр, суд процессын, уку йорты турында видеоролик күрсәттеләр. Укучылар үзләрен криминалистикада сынап карадылар, бармак эзләрен төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International