3 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә "Белем иленә сәяхәт" дип исемләнгән район күләм интеллектуаль уены үткәрелде. Ярышта районның 8 мәктәбе катнашты. Беренче турда командалар проект эшләрен якладылар, икенче турда викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле предметлардан биремнәр эшләделәр
Баландыш төп мәктәбе командасы (җитәкчеләре Шакирова А.З.) 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!