Чара барышында балаларга Халыкара инвалидлар көне, безнең республиканың күренекле кешеләре турында сөйләнелде. Алар шулай ук җитди авыруларына карамастан, тормыш өчен көрәшергә көч таптылар һәм зур җиңүләргә ирештеләр. Хазипова Ф.А балаларга Фәнис Яруллинның фаҗигале язмышы турында сөйләде. Ф. Яруллинның «Яз кайда кышлый?» дигән китабына күзәтү үткәрде.
Балалар төрле конкурсларда катнаштылар: «Яхшылык һәм явызлык турында мәкальләр һәм әйтемнәр», «Әдәпле сүзләрне белүгә» сүзләрне дәвам ит, «Әкият геройларын ата» һ. б. уеннарда катнаштылар.
Хазипова Ф.А. электрон презентация ярдәмендә балаларга мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен борчылырга һәм аларга ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде.