Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Юк, ул исем генә түгел, ә тирән мәгънәле символ да. 13 нче февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулу уңаеннан, “Муса Җәлил - батырлык һәм намус символы” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Аның төп максаты – шагыйрь шәхесе, иҗаты һәм батырлыгы турында тулы мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә китапханә фондында булган - төрле жанрларда иҗат иткән әсәрләре, аның турында мәкаләләр, газета - журнал басмалары куелды. Муса Җәлил иҗатын яратучылар өчен күргәзмәдә тәкъдим ителгән шагыйрь иҗаты һәм тормыш юлы турында әдәбият кызыклы һәм файдалы булачак.