«Солдат булырга-Ватанга хезмәт итәргә! " дип исемләнгән патриотик кичә үткәрелде.

21 февраль 2020 ел., җомга

Баландыш авыл китапханәсендә 20 нче февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Солдат булырга-Ватанга хезмәт итәргә! " дип исемләнгән патриотик кичә үткәрелде. Бәйрәмгә солдатта хезмәт итеп кайткан авылыбыз егетләре һәм 9 сыйныф малайлары чакырылган иде. Чараның максаты: үсеп килүче буында Россия Кораллы көчләренә карата горурлык һәм хөрмәт хисләре, үз Ватаныңа тугрылык тәрбияләү. Егетләр армия тарихы буенча әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Яшьләр сафта әзерлектә, хәрби эш нигезләрен белүдә, шулай ук Ватаныбызның тарихи үткәнен һәм аның герой – саклаучыларына ихтирамлы мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр. Бәйрәмдә катнашып алар үзләренә энергия, уңай эмоцияләр һәм яңа белемнәр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования