ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2017 ел
сишәмбе

Яз  көне безнең иң  матур  бәйрәмебез-  8 нче  март  хатын-кызлар  көнебилгеләп үтелә. Бу атнада  безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында да   матур  бәйрәмебез -  8 нче  март  халыкара хатын-кызлар  көненә багышланган бәйрәм иртәләре  гөрләпузды. Балалар әниләренә,әбиләренә,апаларына  матурҗырлар, шигырьләр, биюләр  котлаулар  бүләк иттеләр. Балалар үз куллары белән  бүләкләр ясап әниләрен , әбиләрен  шатландырдылар. Бәйрәмгә килгән әниләр, әбиләр  группалардагы үзләренең  фото сурәтләрен  карап  хозурландылар. Бәйрәм иртәләре балаларга да, әти-әниләргә дә бик ошады.

Бүген Теләче 3-нче номерлы балалар бакчасында “8-  март” бәйрәменә багышланган бәйрәм кичәләре дәвам итте. Бәйрәм белән мәктәпкәчә  төркем балалары  кадерле әниләрен, әбиләрен, апаларын, сеңелләрен котладылар!  Хормәтле хатын-кызлар шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен, эшләрегездә тынычлык, уңышлар сезгә!

6 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Ягез әле, кызлар!” конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты – кызларның иҗади сәләтләрен үстерү, матурлыкны тоярга өйрәтү, гүзәл затларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Конкурста 8-11 сыйныф кызлары үзара көч сынашты. Гадел жюри урыннарны түбәндәге тәртиптә бүлде: беренче урын – 9 сыйныф, икенче урын – 10 сыйныф, өченче урын – 11 сыйныф. Кызларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез!

Бакча хезмәткәрләренең хезмәте белән таныштылар , һәрбер яңалыкны кызыксынып тыңладылар, бакча буйлап ориентлашырга өйрәнделәр. Музейда алар борынгы савыт-сабалар, бала бишеге, керосин лампасы, чабата кебек экспонатларны бик кызыксынып карадылар, элеккеге вакытларда аларның нинди максатларда кулланылганын белделәр. Ә “тәмле” бүлмәдә аларны бакчабыз пешекчеләре каршы алды. Пешекчеләр балалар өчен нинди ризыклар әзерләүләрен, ашханәдә урнашкан җиһазларны, аларның кулланылышын,алар белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен тәфсилләп сөйләп бирделәр. Аннан соң балалар шәфкать туташы бүлмәсенә үттеләр. Монда балаларны бакчабыз шәфкать туташы  Миннебаева Н.Н. градусник, шпатель, бинт, мамык, ингалятор кебек медицина кирәк –яраклары белән таныштырды, авырмас өчен балаларга үзенең киңәшләрен бирде. Кер юа торган булмәдә нәниләр кер юа торган машинаның ничек эшләвен, бу бүлмәдә эшләүче апының хезмәтен күзәттеләр. Мондый сәяхәтләр балаларда хезмәткә мәхәббәтәт, көнкүреш җиһазларына карата сакчыл караш тәрбияли

Концертта күмәк җыр һәм фортепиано бүлегендә укучы балалар чыгыш ясады. Концертны сәнгать мәктәбен тәмамлаган һәм безгә кунак булып килгән Мисолка вокаль ансамбле ачып җибәрде. Беренче сыйныфка йорүче балалар үзләренен чыгышлары белән барлык тамашачыларны сокландырдылар. Бу концерт әниләргә бәйрәм сәламе булып яңгырады. Алдагы коннәрдә дә бу балаларга уңышлар теләп калабыз.

Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары яраткан әниләренә  һәм әбиләренә бүләк әзерләделәр.Балаларның үз куллары белән тырышып ясаган эшләре-әниләр һәм әбиләр  өчен иң яхшы бүләк. 

Бүген  Теләче 3-нче номерлы балалар бакчасында “8-  март” бәйрәменә багышланган бәйрәм кичәләре башланып китте. Бәйрәмне зурлар төркеме балалары башлап җибәрделәр .  Алар  әниләрне, әбиләрне, дәү әниләрне, апаларны, сеңелләрне  ихластан бәйрәм белән котладылар, алар белән кызыклы уеннар уйнадылар, үз куллары белән эшләгән бүләкләрен кадерле кешеләренә тапшырдылар. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Көннең яктылыгы кояшта,күкнең матурлыгы йолдызларда,җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.Сезне шул җир йөзен бизәген халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,рәхәтлек, җанга ял алып килә.

Тиздән 8 март – Әниләр бәйрәме. Шул уңайдан Олы Мишә урта мәктәбендә  “Әниемә бүләгем” исемле конкурс игълан иттек. Конкурска барлык укучылар да бик теләп катнашалар. Һәр укучы үз әнисенә  кадерле бүләген ясый. Бәйрәм көнне матур, ягымлы сүзләр белән котлап бүләкне тапшырырга телиләр.  Хөрмәтле әниләребезне, әбиләребезне, кызларыбызны язның беренче бәйрәме- 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

  1. нчы ноябрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә 1 мәсьәлә каралды.

-Теләче муниципаль район Советының 2016 нчы елның 13 нче декабрендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының 2017 нче елга һәм 2018 һәм 2019 еллар план чорына бюджеты турында” карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.

        

         Утырышта Теләче муниципаль районы башкарма комитетының финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р. чыгыш ясады.

Күтәрелгән мәсьәлә буенча муниципаль район Советының 79 нчы номерлы карары кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International