ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

8 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында  китапханә белән берлектә язның беренче бәйрәме 8 мартка багышлап “Ягез әле киленнәр” бәйгесе
үткәрелде. Кичәдә авылның уңган, булган киленнәре үзләренең осталыкларын, булганлыкларын күрсәттеләр. Бәйге, концерт номерлары белән үрелеп барды.

 

8 март - халыкара - хатын кызлар көне уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә «ҖЫРЛЫЙМ ӘНИЕМ ТУРЫНДА» - дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә татар язучыларының  әниләргә багышланган әсәрләре куелды.

Анда авылның иң уңган өч хатын - кызы катнашты. Уен катнашучыларга да, тамашачыларга да бик ошады.

Очрашу барышында шәхси мәгълүматлар белән эшләу,саклау  тэртибе турында ,”Шәхси мәгълуматлар”турындагы ФЗ ның 152 нче статьясына,аның өстәмәләренә аңлатма бирелде.

  

Хатын- кызлар һәм ир-егетләр көч сынаштылар. Бәйрәм кичәсе җыр,бию һәм уеннар белән күңелле итеп оештырылды. Авыл халкы бәйрәмнән канәгать калды. Бу чараны китапханәче Сафина Ф. һәм мәдәният йорты директоры Хасанова З. оештырды.

Биредә балалар яңа кайткан китаплар белән таныша алдылар. Күргәзмәдә төрле жанрдагы әсәрләр тәкъдим ителде. «Уйный-уйный өйрәнәм», «Рәсем ясыйм», «Әвәләп ясыйм», «Беренче җөмләләрем», «Ярый-ярамый» дигән китапларда исә 2-3 яшьлек балаларның иҗади үсешенә уңай тәэсир итә торган шөгыльләр күрсәтелгән.

Кичә бик эчтәлекле, ярыш формасында үтте. Кичә ахырында уенчыларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. 7 март көнне Урта Мишә авылы клубында китапханәче белән берлектә “Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда” - исемле КВН – кичә үткәрелде.

Шул уңайдан 7 март көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында “Без яшь чакта”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичә барышында тамашачыларга  котлаулар җыр аша җиткерелде. Шулай ук балалар фольклоры “Балага исем кушу” йоласын һәм олыларның “ Җәүһәр” фольклор коллективы  “Кичке уен” күренешен бик матур итеп тамашачыга күрсәтте. Кичәне оештыруда авыл китапханәчесе дә зур тырышлык куйды. Кичә тамашачыларга ошады. Алар рәхмәтләрен алкышлар аша җиткерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International