Түбән Саурыш авыл клубы хезмәткәрләре “Агач утырту көне” акциясендә катнашып, клуб территориясенә агач утырту өмәсенә чыкканнар.
Өмәдә китапханәче Сафина Ф., мәдәният йорты директоры Хасанова З., җыештыручы Хасанова Г, оператор Касимов Ф.лар катнашты. Мәдәният йорты һәм китапханә яны тырмалап,себерелде.
Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы, агачлар утырту - барыбызның да уртак бурычы ул. 29 апрельдә икеайлык кысаларында Республикада агач утырту көне үткәрелде. Әлеге акциядә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмады. Үзләренең территорияләренә 10 төп чыршы үсентесе утырттылар.
Үзәк урамда һәм часовня янында 10 төп агач утыртылды.
Әлеге акция кысаларында китапханә территориясендә җимеш агачлары утыртылды. Тирә - юнебезгә яшельлек бирүче, сулар һавабызны чистартучы, урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычыбыз.