ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2017 ел
җомга

Әлеге конкурста Максабаш  авылыннан Хәйретдинова Гөлназ катнашып рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Җитәкчесе Максабаш авылы китапханәчесе Мингазова Лилия.

15 июнь көнне Урта Мишә авыл  китапханәсендә,клуб белән берлектә,  киң катлам укучыларга “Киләчәк экстремизмсыз - Экстремизм  киләчәксез” дигән күргәзмә төзелде һәм обзор ясалды. . Әңгәмә барышында экстремистлыкның нинди куркыныч фаҗигаләргә, югалтуларга китерүенә басым ясалды. Шулай ук “Без экстремизмга каршы” исемле  буклетлар белән таныштырылды.

Әлбәттә ир-егетләр! Әйе, Ватанны саклау һәр ир-егетнең изге бурычы. Безнең егетлэребез дә илебезне саклау өчен утка да суга да керергә әзер. 

15 июнь көнне Субаш авыл клубында булачак солдат Владислав Касьяновны  армия  сафларына  озату кичәсе булып узды. Кичә барышында булачак солдатка изге теләкләр, исән сау хезмәт итеп авылга кайтуны теләделәр.

Солдатның әти-әниләре кичәне оештырган клуб мөдире Т.А. Романова һәм китапханәче Л.И. Петровагазур рәхмәтләрен белдерделәр.

Бүген безнең балалар бакчасында, балалар прогулка вакытында төсле акбур белән рәсемнәр ясадылар. Аларга бу шөгыль бик охшады, ясаган рәсемнәренә карап балалар бик шатландылар.

Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Без үзебез генә сәламәтлегебезне ныгыта, саклый алабыз. Кеше сәламәт булганда гына, күктә кояш елмая, йомшак җил биттән сыйпый. Әгәр сәламәт булмасаң,тирә- яктагы бу могҗизаларны күрә дә, тоя да алмыйсың. Сәламәт булу - безнең беренче теләгебез, шул вакытта гына без башка теләкләребезне чынга ашыра алабыз.

13 июнь көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе Сафина Ф.Ф., мәдәният йорты директоры Хасанова З.Т. белән берлектә яшьүсмерләр өчен “Яшь бакчачы” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрделәр. Чәчәкләр үстерү серләренә өйрәттеләр. Үз көчләре белән мәдәният йорты янәшәсенә чәчәкләр утыртылар. Бергәләп эшләгән күмәк эш үз нәтиҗәсен озак көттермәс чәчәкләр белән сөендерер. Балалар эшләгән эшләреннән канәгатъ булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International