ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Китапханәче Газизова Рузалия балаларны Сөембикә - ханбикә, “Ак калфак” хатын кызлар оешмасы һәм  урманнан  килгән  Куянкай  белән берлектә Татарстаныбыз турында сөйләде һәм балаларны шушы конкурста актив катнашырга чакырып аларга “Мәдәни көндәлек” тапшырды. Укучының  мәдәни  көндәлеген тутырганда, илебез  тарихы  белән  ныграк  танышырбыз, дигән теләктә кичә тәмамланды.

15 нчы сентябрь көнне, Олы Нырсы гомумбелем бирү мәктәбендә, башлангыч сыйныф укучыларына  Олы  Нырсы авыл китапханәсе белән берлектә,  “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.  Укучыларны китапханә мөдире Гыйниятова Л.Г. көндәлекне тутыру  кагыйдәләре белән таныштырды.

15 сентябрьдә Олы Мәтәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары, авыл китапханәсе һәм Мәдәният  йорты хезмәткәрләре белән берлектә Бердәм мәдәни дәрес үткәрделәр. Бу чара “Укучының бердәм мәдәни көндәлеге”  Республика мәдәни – белем бирү проекты кысаларында , ТР Мәдәният министрлыгы, Мәгариф министрлыгы теләктәшлеге белән уздырыла. Чара барышында укучылар республикабызның мәдәни һәм тарихи урыннары буйлап виртуаль сәяхәттә булдылар , авылдаш язучыбыз Фатих Хөсни музеенда булдылар.Соңыннан укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Республикабызның мәдәни мирасы белән таныштыручы мондый чаралар ел дәвамында үткәреләчәк.

15 сентябрь көнне, Алан авылы китапханәсендә,  «Укучының мәдәни көндәлеге” проекты нигезендә, Алан урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән мәдәни дәрес үткәрелде. Китапханәче балаларга әлеге  проект турында, аның белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатты һәм республикабыздагы тарихи - истәлекле урыннар белән таныштырды.

Әлеге чара Татарстан мәдәният министрлыгы инициативасы һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән “Укучының мәдәни көндәлеге” республикакүләм мәдәни - укыту проекты кысаларында узды. Чара барышында балалар Татарстанның тарихи һәм мәдәни урынннары буйлап  “сәяхәт” кылдылар. Китапханәче Алсу Фаляхова балаларны “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнүе белән таныштырды. Соңыннан,   катнашучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.

Очрашу,  Татарстан мәдәнияты турында сөйләшү белән башланып китте. Китапханәдә шушы көнгә багышлап эшләнелгән  «Культурное наследие Татарстана» исемле стендка нигезләнеп тарихи – мәдәни мираслар искә төшерелде.

Алга таба балалар “Мәдәни көндәлекнең” һәрбер бите һәм аны тутыру тәртибе белән таныштылар.

15 сентябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә  Кече Кибәхуҗа  төп мәктәбенең һәм Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Казанның истәлекле урыннарына сәяхәт” дип исемләнгән бердәм мәдәни дәрес үткәрелде. Укучыларны китапханәче Альбина Рахматуллина китапханә белән таныштырды. “Белем алыйм дисәң ни чаклы, сөй, хөрмәт ит, ярат китапны”, “Казан каласы таш кала” дигән китап күргәзмәләренә күзәтү үткәрде. Шулай ук сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, укучыларга “Мәдәни көндәлек” тапшырылды. Бу көндәлек республикабызның тарихи-мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралар белән танышырга ярдәм итәчәк. Дәрес барышында укучылар Татарстанның истәлекле урыннарына багышланган презентацияләр белән таныштылар

Экстремизм  һәм терроризмга каршы профилактик чаралар үткәрү айлыгы кысаларында, 14 сентябрь көнне Алан авылы китапханәсендә “Экстремизмның җәмгыятькә тискәре йогынтысы” темасына күргәзмә - плакат оештырылды. Күргәзмәгә экстремизмга каршы көрәшү чараларын яктырткан материаллар куелды.

Ел дәвамында 1-4 сыйныф укучылары класслары һәм әти-әниләре белән берлектә мәдәният учреждениеләрендә булып, үз кичерешләрен   көндәлекләренә  язып барырга, көндәлекләрен матур итеп бизәргә, музей, театр, китапханәләргә  йөрергә, укылган  китаплары турында кичерешләрен язып барырга, фотосурәтләр урнаштырырга да тиешләр. 

 

Әлеге дәрестә башлангыч сыйныф укучылары, китапханәче Галимуллина К.Х. сыйныф җитәкчеләре   катнашты.

Мәдәни көндәлекләр, аларны тутыру үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Китапханәче узган  елгы конкурс нәтиҗәләренә анализ ясады һәм укучыларга нинди чараларда катнашырга кирәклеген аңлатып узды. Соңыннан барлык башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр өләшенде. Әлеге чарадан укучылар  канәгать калдылар. Мәдәни көндәлек тутыру буенча чараларда теләп катнашачакларын әйттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International