Бүген,11 гыйнварда, дөнья халкы җир йөзендә иң илтифатлы сүз - "Рәхмәт" көнен билгеләп уза. Бу сүзне һәр милләт үз телендә күп тапкырлар кабатлый: "спасибо", "grazie", "danke", "thankyou", "merci"... Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә “Рәхмәт” акциясе узды. “Кешеләргә күңел җылыбызны бүләк итик” девизы астында узган бу чарада укучылар бер-берсенә, укытучылага, техник хезмәткәрләргә үзләренең рәхмәтләрен белдерде.
Аларны котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез.
Укучылар сәламәт яшәү зарурлыгын аңлауга ирешү йөзеннән, кышкы табигатькә чыктылар, тауда чана - чаңгы шудылар, алар төрле кызыклы уеннар уйнадылар, саф һава суладылар. Сәяхәт барысына да бик ошады.