Яңалыклар

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
февраль
  • гыйнвар
  • февраль
  • март
  • апрель
  • май
  • июнь
  • июль
07 февраль 2018 ел., чәршәмбе

  • 07.02.2018 Теләче муниципаль районы

    Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел

    Без тыныч тормышта яшәсен өчен, сугышта катнашып, җиңү таңын якынайткан, сугыштан соң авыр елларда илне торгызуда үзләрен аямаган ветераннарыбыз алдында үтисе бурычларыбыз шактый безнең. Баландыш авылы җирлегендә хәзерге вакытта исән бер генә сугыш ветераны да калмады. Ләкин аларның исемнәрен мәңгеләштерүче обелиск- һәйкәл бар. Аның тирә-ягын чиста, матур итеп тоту безнең төп бурычыбыз. Шушы максаттан, бүген – 7 нче февраль көнне безнең Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары, педагог-оештыручы Мубаракшина Ф.Г. җитәкчелегендә, һәйкәл тирәсен кардан арындырды, җыештырды.
  • 07.02.2018 Теләче муниципаль районы

    Лесной авыл клубы мөдире Гөлия Вохмина , урман хужалыгы министерствосы уздырган республика семинарында катнаша. Әлеге чара Саба муниципаль районында үтә.

  • 07.02.2018 Теләче муниципаль районы

    "Фатих Хөсни - гүзәл мирас калдырган әдип".

    1 февраль көнне Ямбулат авылы китапханәсендә халык язучысы, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Фатих Хөсни - гүзәл мирас калдырган әдип" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче кыскача гына язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Хөснетдинов Фатих Хөснетдин улы (Фатих Хөсни) 1908 елның 3 февралендә Татарстанның Саба районы Олы Мәтәскә (хәзер Теләче районына керә) авылында туа. 40 - 50 елларда язучы "Йөзек кашы" (1942), "Җәй башы" (1953), "Авыл өстендә йолдызлар" (1955) повестьларын иҗат итә. "Җәяүле кеше сукмагы" (1957), "Утызынчы ел" (1963) романнарын укучылар җылы кабул итә. "Еллар һәм юллар" (1956), "Бертуган Таһировлар" (1965) кебек пьесалары Камал театрында уңыш белән бара. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен "Почет билгесе" (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1968), Октябрь революциясе (1978) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә. "Гыйльмениса һәм аның күршеләре" дигән китабы өчен Ф. Хөсни 1972 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1993 елда әдипкә Татарстан Республикасы Президенты М.М.Шәймиев Указы белән "Татарстан республикасының халык язучысы" дигән мактаулы исем бирелә. 1936 едан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
  • 07.02.2018 Теләче муниципаль районы

    3 февраль көнне танылган татар язучысы, безнең якташыбыз, әдәбиятыбызның йөзек кашы Фатих Хөснинең тууына 110 ел.

    Фатих Хөсни – чын мәгънәсендә тел остасы. Тел йөгереклелеге, аһәңлелеге әйтергә теләгән фикерен үтемле итеп җиткерергә ярдәм итә. Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Гүзәл мирас калдырган әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әлеге күргәзмәдә язучыныӊ биографиясе яктыртылды һәм күп кенә китаплары куелды. Китапханәгә килгән укучылар белән бик теләп Фатих Хөсни әсәрләреннән өзекләр укылды.
  • 07.02.2018 Теләче муниципаль районы

    Алан авыл җирлегендә халык җыены

    2018 елның5 февралендәАлан авылы мәдәният йортында Алан авылҗирлеге Советының2017 елда эшләгән эшләре турында отчетҗыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районыоешмаҗитәкчеләре катнашты.Алан авыл җирлегенең 2017 елда эшләгән эшләре турындаавыл җирлеге башлыгыХаҗиев Ә.Г. чыгыш ясады һәм алда торганбурычлар белән таныштырды. Шулай ук авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды.
  • 07.02.2018 Теләче муниципаль районы

    Күкчә авыл китапханәсе «Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах» дип исемләнгән акциягә кушылды һәм 2 нче февраль көнне китапханәдә шушы исем белән китап күргәзмәсе, плакат эшләнде.

    Соңыннан балаларга Л.Т. Космодемьянскаяның «Повесть о Зое и Шуре» - дип исемләнгән китабыннан өзекләр укылды.
  • 07.02.2018 Теләче муниципаль районы

    Китап күргәзмәсе ясалды.

    Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан 4 февраль көнне, Күкчә авылы китапханәсендә “Матур әдәбият –әхлак тоткасы”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә язучының китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлар урын алды.Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу күргәзмә белән таныша алачак.
  • 07.02.2018 Теләче муниципаль районы

    Фатих Хөсни—гомере буена халкыбызның күркәм сыйфатларына, гадәтләренә дан җырлаган, бигрәк тә аның гади һәм тыйнак кешеләренә, татар авылына сокланып бик күп матур әсәрләр иҗат иткән, танылган әдип.

    3 февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә якташ язучыбызның 110 еллыгына багышлап “Чал имәндәй син, ә тамырың туган як туфрагында” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә авторның китапханә фондында булган әсәрләре урын алды, китапларга күзәтү ясалып, студентларга тәкъдим ителде.
  • 07.02.2018 Теләче муниципаль районы

    5 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә башлангыч һәм уртанчы сыйныф укучылары өчен, язучы Михаил Пришвинның тууына 145 ел тулу уңаеннан «Живой язык природы» исемле китап күргәзмәсе төзелде.

    Рус язучысы М. Пришвинның табигать турындагы повестьлары һәм хикәяләре санап бетергесез. Ул табигатьне тасвирлауда әдәби сурәтләү чараларын оста куллануы белән аерылып тора. Күргәзмә мәктәп программасына өстәмә материал буларак тәкъдим ителде, чөнки язучының иҗаты өченче сыйныфта ук өйрәнелә һәм балалар Пришвинның кем икәнен яхшы белә. М. Пришвинның биографиясе шактый кызыклы, чөнки ул бик күп сәяхәт иткән һәм табигатьтәге күп төрле гаҗәеп күренешләрне үз күзләре белән күргән. Сәяхәттә күргәннәрнең барысын да көндәлегенә теркәп барган һәм нинди дә булса чираттагы хикәясе яки повестына материал буларак кулланган. Юкка гына Пришвинны рус табигатенең җырчысы дип атамаганнардыр.
  • 07.02.2018 Теләче муниципаль районы

    Чираттагы җиңү

    31гыйнвар -3 февраль көннәрендә Казанда татар әдәбиятыннан Республикакүләм олимпиада үткәрелде. Олимпиадада Баландыш төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Юсупова Резеда да катнашып, призлы урынны яулады. Резеданы олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Р.Х. әзерләде. Аларны чын күңелдән чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз.

Битләр: ( 1 ) 2 3

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования