ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

  1 март көнне Ямбулат авылы китапханәсендә прозаик, драматург, балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 120 ел тулу уңаеннан "Җуелмас мирас" дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм әдәбияткә күзәтү үткәрелде. Д. Аппакова - ХХ йөзнең беренче яртысында татар балалар әдәбиятын үстерүгә үзенчәлекле өлеш керткән прозаик һәм драматург. Гомеренең соңгы елларында Д.Аппакова нәниләр өчен күп кенә әкиятләр һәм кечкенә хикәяләр иҗат итә. Аның халык авыз иҗаты әсәрләренә яки үз фантазиясенә таянып язган әкиятләре ("Сөмбел", "Иске чиләк", "Гөлчәчәк һәм сандугач", "Сараның башыннан үткәннәре" һ.б.) һәм кече күләмле хикәяләре ("Сөяк саплы пәке", "Йолдызкай", "Елка бүләге", "Шыгырдавыклы башмаклар" һ.б.) шул чор татар балалар әдәбиятында  Абдулла Алиш традицияләрен уңышлы дәвам итүнең матур бер үрнәге булып торалар.

 

Алар арасында балигъ булмаганнары да бар. Димәк, күпчелек кешеләр наркотик бәйлелеккә үсмер чактан эләгеп закон белән тыелган матдәләр кабул итә башлый. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки яшүсмерләр бик ышанучан. Ә кемнәр наркотик сатуда кызыксынган, алар күндерә белә.  Шуңа күрә без Шармаш авыл китапханәсендә яхшы үрнәк күрсәтергә булдык, безнең авылның яшәүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау һәм профилактика эшен алып барабыз. Моның өчен без Бөтендөнья наркомания көрәш көне уңаеннан, китапханәдә китап күргәзмәсен «Наркотики – жизнь без будущего» урнаштырдык. Күргәзмә наркомания кебек глобаль проблема хакында сөйли, халыкның сәламәтлегенә һәм илнең милли иминлегенә янау турында. Китапханәдә «Жизнь БЕЗ наркотиков» дип исемләнгән  конкурс игълан ителде. Өлкән сыйныф укучылары наркотикларга карата үз фикерен рефератта яздылар, ә кече яшьтәге балалар китапханәгә үзләренең ясаган рәсемнәрен алып килделәр. Көн дәвамында китапханәдә, китап укучылар арасында шашка буенча ярыш узды.

Шул уңайдан Әбде авыл китапханәсендә яшь китап укучыларыбыз өчен «Книга прекрасный знаток, много полезного в каждой из строк» дип исемләнгән  китап күргәзмәсе эшләнде һәм күзәтү ясалды. Күргәзмәдә А. Барто, С. Я. Маршак, Э. Успенский, Г.Х. Андерсена һ. б. балалар язучыларының китаплары урнаштырылды.

Әлеге зонада 4 команда катнашты  Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче.

Анда китапханәдә узган чаралар һәм барлык яңалыклар да яктыртыла. Укучылар һәр санын көтеп алып,яратып укыйлар.

Китапханәдә шулай ук   “Наркомания – ак үлем” дигән исем астында китап күргәзмәсе  куелды һәм күзәтү үткәрелде. Яшьләр наркоманиягә карата үз фикерләрен, карашларын белдерделәр.

Укучыларга бу китапларны тәкдим итү, китапка кызыксыну уяту, уңай караш тудыру максатыннан китапханәче 2 март көнне күргәзмә эшләде. Күргәзмәнең исеме “ Халык күңелен китап саклар” дип аталды. Күргәзмәгә яңа  кайткан  барлык төр китаплар куелды.

Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.

    Наркоманнар – ялгышлык корбаннары. Әлеге яшүсмерләргә мәктәптә һәм гаиләдә тиешле белем һәм тәрбия бирелмәгән, аларны уйларга, кылган гамәлләренә бәя бирергә өйрәтмәгәннәр. Шуңа күрә наркоман – яшүсмерләр белән түгел, наркоманиянең таралуына уңай шартлар тудырган өлкәннәрнең хаталарын булдырмау өчен көрәшергә кирәк. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә класс сәгатьләре үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International