ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 15 нче март  көнендэ Сауш авылында яшәүче тыл ветераны Кыямова Мөкәтдисә Кыям  кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мөкәтдисә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Үзәк авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Авыл халкының хокукый белемнәрен арттыруда һәм бу сайлауның илебез өчен кирәкле вакыйга булуын аңлатуда китапханәләр зур роль уйныйлар. Алан авылы китапханәсендә “Безнең президент - безнең сайлау”дигән акция үткәрелде. Акция кысаларында халыкка сайлауга кагылышлы сораулар буенча аңлатулар алып барылды һәм “Мин сайлауга барам”дигән аңлатма язулары таратылды.

               Специалисты Тюлячинского районного государственного ветеринарного объединения продолжают выполнять весенние профилактические противоэпизоотические мероприятия, в частности вакцинацию животных против нодулярного дерматита.  При вакцинации используются одноразовые инструменты, по принципу -  «одно животное  -  одна иголка».

                                                                 

Безнең флаг мәңгелек кыйммәтләрдә –патриотизм, дәүләтчелектә җәмгыятне берләштерүгә ярдәм итә, ул бездә бөек ватаныбызга, безнең ватандашларга, безнең сайлау өчен  горурлык хисе тудыра.

Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә мәктәп укучылары белән “Ватаным Татарстан” гәҗитенә күзәтү үткәрелде. Укучыларга бу гәҗитнең башта “ Социалистик Татарстан” исеме белән чыгуы һәм анда безнең Фатих ага Хөснинең эшләве турында да аңлату эшләре алып барылды. Гәҗиттә төрле темаларга язмалар бар. Укып мәгълүмәт алу өчен бик кирәкле һәм кызыклы гәҗит.

14 нче  март  көнне Теләче урта  мәктәбендә  11 нче  сыйныф укуылары өчен  математика  фәненнән  имтихан үткәреп карадылар.  Районыбызның   11  нче   сыйныф укучылары    математикадан     профиль  буенча имтихан  биремнәрен эшләделәр.  Сынап карау имтиханы уңышлы үтте.  Уңышлар телибез!

Прогулкада баланың организмы ныгый,иммунитеты яхшыра бактерияләргә каршы торучанлыгы кими. Саф һава, барыннан да элек, организм өчен - кислород, тәнгә дәва. Шулай ук яшәү шатлыгын тою өчен дә зур әһәмияткә ия.                     


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International