ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

Налоговая служба во всех территориальных налоговых инспекциях России проводит ДНИ ОТКРЫТЫХ ДВЕРЕЙ для налогоплательщиков - физических лиц!

Дни открытых дверей пройдут:

23 марта 2018 года с 09.00 до 20.00;

24 марта 2018 года с 10.00 до 15.00.

Уважаемые граждане, напоминаем Вам, что световозвращающий элемент (светоотражатель, фликер, пешеходный катафот и т.д.) является важным элементом пассивной безопасности пешехода и снижает риск наезда на пешехода в тёмное время суток в 6,5 раз. Водители автомобилей в темное время суток  обнаруживают пешехода, имеющего светоотражатель, со значительно большего расстояния. При движении с ближним светом фар расстояние обнаружения увеличивается с 25-40 метров до 130-140, а при движении с дальним светом – до 400 метров.

Госавтоинспекция напоминает: одним из самых оперативных способов получения информации о неуплаченных штрафах за нарушения правил дорожного движения, зафиксированные работающими в автоматическом режиме специальными техническими средствами, является получение копий постановлений о привлечении к административной ответственности по электронной почте.

Укулар вакытында  рәсемнәргә конкурс, кошлар темасыны табышмакларга җаваплар табылды.Ясалган  нәтиҗәләр буенча иң яхшы рәсем Саляхова Зилянең рәсеме танылды.

2018 нче елның 7нче марттан  башлап 15 мартка кадәр район балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар  арасында “Мин юлда иминлек яклы” дигән тема астында рәсем бәйгесе булып узды. Бәйгедә Теләче 2нче  балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бик теләп катнашты. Алар үзләре мөстәкыйль һәм әти-әниләре, тәрбиячеләре белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган рәсемнәр ясап алып килделәр. Бәйгегә алып килгән барлык рәсемнәр дә район мәгариф бүлегенә тапшырылды. Хәзер инде нәтиҗәләрне генә көтәсе кала.

Алан урта мәктәбендә сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату буенча чаралар үткәрелде. 9 нчы сыйныф җитәкчесе Кыямова Г.Р. үз укучылары белән әңгәмәсендә боз өстендә булуның куркынычлыгы хакында сөйләде һәм боз астына киткән кешләрне коткару алымнарын күрсәтте.

Китап күргәзмәсендә китап укучылар Шәүкәт Гаделша “Аучы җыры”, Ленар Шәех “Дүртенче кат” “Бишенчекат”, Клара Булатова “Сайланма әсәрләр”, Хәнәфи Бәдигый “Тормыш фасыллары”, Радиф Гаташ “Ихласнамә” һәм башка язучыларның китаплары белән таныша ала.

Олы Мишә урта мәктәбе укучылары “Язгы яхшылык кылу атнасы “ акциясендә катнашалар. Башлангыч сыйныф укучылары “Җимлек операциясендә катнашып, салкын көннәрдә кошларны сөендерделәр. Тимурчылык отряды өлкәннәрнең капка төпләрен кардан чистарттылар. Юнармеецлар һәйкәл янын даими кардан арындырып торалар. “Хәтер” отряды членнары мәктәп музеена шефлык иттеләр. Мәктәбебез укучылары “Көн саен яхшылык кыл!” девизы астында яшиләр.

Кар көртләре көләч язгы кояш нурларыннан юл кырыена ышыкланып калды. Алар инде элеккечә аклык белән күзне чагылдырмый, ә тыйнак кына гөрләвеккә әверелеп, кара туфракка урын биргән сыман, юкка чыгалар. Көннәр җылы, һавада хуш ис таралса да, быел яз тулы хокукы белән килергә ашыкмый. Бу хикмәтнең сере кая яшеренгәнлеген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләр агымдагы елның 21 мартында Нәүруз бәйрәмендә белделәр. Кышны озату, язны каршылау бәйрәмен бакчага йөрүче балалар сөенеп көтеп алды.

Әмма бу матурлыкның бездән  бик зур саклык тәлап итүен дә онытмаска кирәк. Олы Мәтәскә балалар бакчасында тәрбияче Хузиахметова Рузинә Вагдануровна бүген балалар белән " Боз китү! Матурлык һәм куркынычсызлык!"  темасына  әңгәмә үткәрде. Ул балаларга боз китүнең бик куркыныч булуын һәм сак булырга кирәк икәнен аңлатты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International