ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Вакытында хәм сыйфатлы итеп, авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елның язгы-кыр эшләренә әзерләү максатыннан, хуҗалыкларның баланста торган тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау графигы нигезендә,  2018 елның 30 мартыннан 12 апрельга  хәтле район хуҗалыкларында тракторларга хәм арбаларга техник карау чарасы уздырылачак.

Кичәдә китапханәче Сәйфетдинова Р. милли бәйрәмебезнең тарихы турында таныштырып, көн белән төннең тигезләшүе, яз башлануны билгеләүче бәйрәм булуы турынды мәгълүмат җиткерде.

     Катнашучылар хатирәләрен яңартып,  үзләренең яшь чакларында ничек язны каршы алулары, нинди уеннар уйналуы, милли йолаларны кулланып уткәрелгән  Нәүрүз бәйрәмнәрендә катнашулары турында үз фикерләрен җиткезделәр.

Бу көнне китапханә шигъри кунакханәгә әйләнде. Һәр китап укучы үзенең яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен укыды, каләм тибрәтүче авылдашларыбызның шигырьләре белән таныштылар, әдәби викторинада катнаштылар. Кичәнең исемен дә укчылар белән бергәләп сайладык: “Туган җирдән илһам алып”. Шигърияткә битараф булмаган китап укучыларыбызга бу кичә бик ошады. Аларга  бүләккә шигырьләр язылган китап кыстыргычлары бирелде. Яшьләребез арасында да шигърият яратучылар булуы бик сөенечле булды.

21 нче март көнне  Теләче  урта мәктәбендә  рус теле һәм әдәбияты  укытучыларының район семинары  булып үтте. Район  укытучылары алдында Е.Я. Нуртдинова   Л. Н. Толстойның “ Война и мир” романы буенча  “«Истинные и мнимые ценности” темасына  ачык дәрес һәм класстан тыш чара күрсәтте.  А.С. Грибоедовның “ Горе от ума” комедиясе буенча әзерләнгән спектакльдә 9 – 11 нче  сыйныф укучылары катнашты.  Яшь артистлар комедия геройларының  характер сыйфатларын ачып бирделәр.   Югары категорияле укытучы Е.Я. Нуртдинова үзенең күпкырлы талант иясе икәнен күрсәтте. Соңыннан укытучылар үзләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре  белән уртаклаштылар.

Район күләмендә "Янгынга каршы иң яхшы  рәсем һәм аппликацияләр" дип исемләнгән конкурс булып узды. Бу конкурста безнең Югары Кибэхужа  балалар бакчасына йөрүче балалар да бик теләп катнаштылар. Конкурсның нәтиҗәләре буенча балаларыбыз 1 нче урын яулады. Без алаларны чын күңелдән котлыйбыз һәм алда иҗади уңышлар телибез!

Үзәк балалар бакчасында бүген тәрбияче Вера Измайлова   зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  белән  Мишә елгасына экскурсиягә бардылар. Башта балалар белән елга буенда үзеңне ничек тоту турында кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аннары елга буйлап чана шудылар. Табигать үзгәрешләренә игътибар итеп карның һәм бозның сыйфатлары турында әңгәмә үткәрделәр.

Борынгыларның төрле йолаларын сакларга тырышып олысы-кечесе бик тырышып хәзерләнгән иде. Әкият геройлары балаларга төрле конкурслар, табышмаклар, җыр-бию аша бәйрәмнең тагында күңеллеген күрсәттеләр. Барысы да кайнар коймак, чәй белән сыйландылар. Барлык йолаларны үтәгәч кыш белән яз шактый “тарткалашкач”, кыш җиңелергә мәҗбүр булды.

Балалар бакчасында  йөрүче һәр бала  рәхәтләнеп уеннарда катнашты, җырлады-биеде, Нәүрүз турында шигырьләр сөйләде.

Бу көнне  барлык гореф-гадәтләргә туры китереп,  балалар тәм-том белән сыйланды.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Утырышны Дәүләт Советы Председателе, волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Теләче районыннан конференциядә спорт мәктәбе директоры Гыйниятуллин Д.С., волейбол тренерлары Зәкиев Ә.Х., Гәбделхәев Р.Х. катнашты. Утырыш азагында еллык ярышлар нәтиҗәсендә  алдынгы районнар, волейбол тренерлары, хөкемдарлар бүләкләнде. Андыйлар арасында спорт мәктәбе тренеры – Зәкиев Ә.Х. та бар. Аңа рәхмәт хатын  яшьләр эшләре һәм спорт министры В.А.Леонов үзе тапшырды. Тренерыбызның хезмәте шулай югары бәяләнуе ихластан соендерә.

Бу көнне Халыкара шигърият көне итеп билгеләп үтү турында карар 1999 елда ЮНЕСКО Генераль ассамблеясының 30 нчы сессиясендә кабул ителә. Беренче тапкыр поэзия көне 2000 елның 21 мартында ЮНЕСКОның Париждагы штаб-фатирында һәм Мәскәүдә уза. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шигъриятькә чикләр юк” исемле күргәзмә куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International