ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Гөлләр  уңайлы мөһит тудыралар.Аннан тыш үләннәр һаваның составын яхшырталар һәм атмосфераны чистарталар.Үләннәрне тәрбияләү барлык яшьтәге кешеләргә дә кызыклы шөгыль.Китапханәдә чәчәкләр яратучыларга  бүлмә чәчәкләрен  үстерү буенча китаплардан һәм журналлардан тематик күргәзмә әзерләнде һәм күзәтү ясалды.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү – өлкәннәрнең: әти–әниләрнең, тәрбиячеләрнең һәм шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе булып тора. Шушы максаттан  Теләченең 3нче номерлы  балалар бакчасында ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н. белән очрашу булып узды.  Бу чараның максаты - балаларга  язгы каникулда юлда хәвеф–хәтәрсез йөрү кагыйдәләрен төшендерү һәм  яктылыкны кире кайтара торган элементларны файдалану турында профилактик әңгәмә үткәрде. Балалар чара барышында үз–үзләрен юлда ничек тотарга кирәклеге, бигрәк тә юлны ничек аркылы чыгарга кирәклеге турында аңлатып сөйләделәр, белшечнең барлык сорауларга да актив җавап бирделәр. Ахырдан яктылыкны кире кайтара торган элементлар белән флешмоб үткәрелде. Чара бик  кызык һәм файдалы үтте.

2018 ел Татарстаныбызда  Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 24 март көнне Айдар авыл китапханәсендә, «Я вновь открываю Льва Толстого»  Республика күләм акция кысаларында  «Безграничный мир  Л.Н.Толстого» дип исемләнгән  әдәби сәгать уздырылды. Чарага язучының тормышын һәм иҗатын яктырткан «Зеркало русской души» исемле альбом, « Все дороги ведут в Казань», «Лев Николаевич Толстой», «Казанский период жизни Л.Н.Толстого»-буклетлар, «Лев Толстой-это целый мир» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәче  укучыларны язучының биографиясе, Казан шәһәрендәге тормышы белән таныштырды, Л.Н.Толстойның иҗатына багышлап ясалган күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрде. Укучылар язучының "После бала ", «Воскресенье», «Детство» , «Косточка», «Котёнок», «Филипок», «Лев и собачка», «Акула», «Пожарные собаки» әсәрләреннән  өзекләрне кычкырып укыдылар, укыган әсәр буенча әңгәмә үткәрелде, сөйләгәннәрдән чыгып әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр.

Шушы уңайдан Күкчә авыл китапханәчесе язучының иҗатын, тормыш юлын чагылдырган плакат эшләде.

27нче март –Халыкара теарт көне уңаеннан Теләче 2нче балалар бакчасында бәйрәм узды. Балалар бакчасы педагоглары, театр көненә багышлап, төрле чаралар оештырдылар: балалар өчен “Театрда кунакта” исемле презентация күрсәтелде, “Сихри театр дөньясы” , “Театрда үзеңне ничек тотарга” темасына әңгәмәләр оештырылды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар  кечкенә төркемнәргә “Кызыл калфак” һәм “Үги кыз” исемле әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кечкенгә тамашачылар зур кызыксыну белән сәхнәдә барган күренешләрне күзәттеләр, чын күнелдән артистларга кул чабып утырдылар.

Театр – сәнгатьнең бер төре. Ул үз эченә әдәбият, музыка, бию,сынлы сәнгатьне берләштерә. Сабый чакта күңел түренә салып куелган бу “орлыклар” балага киләчәктә зур ярдәм итергә,матурлыкны аңлый белүче, мәрхамәтле бала булып үсергә булыша. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә.Театраль уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә.Бүген әлеге көн уңаеннан бакчабызның зурлар төркеме балалары “Өч кыз”әкиятен сәхәләштереп иптәшәләренә күрсәттеләр.Бәләкәй артистларның уйнавын нәни тамашачылар бик яраттылар һәм көчле алкышларга күмделәр.

Язгы каникуллар вакытында, гадәттәгечә, балалар китабы атналыгы уздырыла. Атналыкның беренче көне Р. Батулла әкиятләрен тыңлау белән башланып китте. Бу көнне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы һәм  драматург Р Батуллага 80 яшь тулды. Аның иҗаты дәүләтебез тормышында зур роль уйный. «Минем тарафтан әлеге әкиятләр ике яшьтән алып туксан яшькә кадәрге кешеләр өчен уйлап чыгарылды. Алар, ике яшьлек балалар өчен дә кызыклы булачак, аларны кечкенәләргә өлкәннәр укырга тиеш» дип яза автор, безнең китапханәдә тыңлатылган әсәрләре турында. Моннан тыш, «Батулла бабай әкиятләре» дигән китап күргәзмәсе төзелде, анда укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныша алдылар.

24 нче март көнне Максабаш башлангыч  мәктәбендә чираттагы ата-аналар җыелышы үткәрелде.  Ата - аналар җыелышының көн тәртибе:

1. 3 чирек нәтиҗәләре.

2.. Мәгариф идарәсе хатлары белән таныштыру (янгын куркынычсызлыгы, сулыклардан саклану турында) -  инструктажлар үткәрү.

3. Язгы каникул  чорына план белән таныштыру

4. 4 сыйныф укучылары белән Бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерлек.

       Бүгенге көндә актуаль  булган «Ата-аналар  җаваплы” дигән темага башлангыч сыйныфлар укытучысы Гаязетдинова Ә.И. тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Сыйныф җитәкчеләре чирек нәтиҗәләре,укучыларның тәртибе һәм уку сыйфаты торышы белән таныштырды. Җыелыш җанлы һәм эчтәлекле узды.

23-24 март көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Протвино шәһәрендә 40 һәм аннан югары яшьтәге ветераннар арасында армрестлинг буенча Россия Чемпионаты үтте. Балалар спорт мәктәбе тренеры Кыямов А.Ә. укучысы Карабаев Радик әлеге ярышларда катнашып, 70 кг. үлчәү авырлыгында 1 урын яулады. Радик Россия җыелма командасына кертелеп, май ахырында Болгариянең София шәһәрендә узачак Европа Чемпионатында һәм сентябрьдә Төркиянең Анталия шәһәрендә узачак донья Чемпионатында катнашу хокукын алды. Шулай ук тренер Кыямов А.Ә. Россия чемпионы әзерләве өчен Кубок белән бүләкләнде.

Татарстан командасы әлеге ярышларда 1 урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International