ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2018 ел
җомга

Конкурста  балалар иҗат үзәгенең һәм мәктәпләрдән иҗади коллективлар чыгыш ясадылар. Фестивальдә әзерләнүдә өстәмә белем бирү педагоглары, укытучылар, ата-аналар күп көч куйдылар. Жюри әһелләре яшь үзенчәлекләренә карап һәм чыгыш төрләренә карап урыннар билгеләде. Иң яхшылары Казан шәһәренә чакырылачаклар.

Алар китапханәгә килүче «Салават күпере» белән «Сабантуй» журналларын  укыдылар. Балалар бер-берсенә табышмаклар әйтештеләр, ребуслар, сканвордлар чиштеләр.

2014 нче елда башлангыч алган"Мәдәни көндәлек" проекты бары 1нче сыйныф укучыларына адресланган булса,быелгы елда ул барлык башлангыч сыйныфлар өчен булуы белән аерылып тора.Укучылар ел буена нинди мәдәни урыннарда булуларын шушы көндәлектә билгеләп баралар. Мәсәлән: китапханәдә, музейда, кинотеатрда...

30 март көнне Сауш авылы китапханәчесе яшь буын арасында өстәл уеннарын популярлаштыру йөзеннән, язгы каникул чорын файдалы үткәрсеннәр өчен, укучы балаларның фикерләү сәләтен, акылын үстерә торган шашка-шахмат уеннары ярышын оештырды.

Горький  ХХ гасырда  рус әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаган. Аны  «беренче рус пролетариат язучысы» дип атыйлар. Күргәзмәдә А.М.Горькийның хикәяләре, очерклары, мәкаләләре һәм башка әсәрләре тупланган китаплар, тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан “Великий художник слова»  буклеты  урын алды. Шулай ук, язучының иҗатын бәяләгән мәкаләләр, аның тормышындагы Казан чорын тасвирлаган материаллар тәкъдим ителде.

Китапханәче балаларга «Тылсымлы сандык»та кызыклы китаплар, әкиятләр алып керде.   Балаларны  алып килгән китаплар белән таныштырды, әкиятләр, шигырьләр укыды. Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләде. Балаларга бу очрашу бик ошады.

Күргәзмәгә  яңа китаплар, эчтәлекле, рәсемле, әкиятләр, табигать турындагы  китаплар куелды. Китапханәче балалар өчен  яңа китапларга әңгәмәләр үткәрде. Яңа китаплар, яңа килгән журналлар белән таныштырды.

«Книжные жмурки» эчтәлеге буенча искиткеч, әмма бүгенге көндә бераз онытылган китапларга укучыларның игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырылды. Соңгы вакытта кешеләр китап уку турында оныта башладылар. Алар ешрак телевизор карый, мәгълүматны ешрак интернеттан ала. Шуңа күрә укуга зәвыкны балачактан тәрбияләү мөһим. Чөнки гыйбрәтле, яхшы китаплар бик күп. Китапханә хезмәткәрләре уен вакытында нәкъ менә шундый китапларга игътибарны юнәлтте. Өйдә уку өчен китапларны махсус җыентыктан алырга тәкъдим итте. Нинди китап алганын укучы күрмәскә тиеш иде. Кире кайтарып биргәндә укучы белән китапның эчтәлеге буенча әңгәмә үткәреләчәк.

Конференция Әлмәт шәһәрендәге балалар бакчаларында югары дәрәҗәдә белем бирү тирәлеген тәэмин итүгә багышланган иде. Әлеге чарада Теләче районы делегациясе составында Теләче 2нче балалар бакчасының өлкән тәрбияче Н.Ф. Галимова катнашты. Икенче көнне ул конференциядә ишеткән яңалыклары белән, балалар бакчасында эшләүче башка педагоглар белән уртаклашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International