ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Баландыш төп мәктәбенең бер төркем  укучылары   бүген Иске Җөри урта мәктәбендә уза торган “Хәвефсез тәгәрмәч” конкурсында катнашалар.  Аларга уңышлар телибез!

Фестивальнең зона сайлап алу турында Баландыш,  Айдар  авыл җирлекләре үзешчәннәре, сәнгатьтә катнашучы ветеран җырчылар, биючеләр, фольклор коллективлар катнашты. Фестивальдә катнашкан ветераннарыбыз  үз чыгышларын югары дәрәҗәдә, ә иң мөһиме – чын күңелдән башкардылар.

 

Театрның төп ролендә Сара ролен авылыбызның хөрмәтле кешесе, театрның режиссеры- Давлетгараева М.А,Сәфәр ролен- Гараев Ф.В башкардылар.Бу ике үзешчән артисларыбыз рольләренә кереп китеп, тамашачыларга әсәрнең төп мәгънәсен аңлатып бирделәр. Спектакльдә катнашкан һәр уйнаган артист булдыра алганча үз ролен башкарды. Алар берсе өчен берсе борчылып,ярдәмләшеп ,уйнап чыктылар.Тамашачыны кызыксынучанлык белән яраттырды Олы Нырсы авыл артислары. Тамашачылар канәгать булып таралыштылар.

27-29 март көннәрендә Казан шәһәрендә узган VIII  яшьләрнең халык иҗаты “Ватан”  Республика фестивалендә Югары Кибәхуҗа авылыннан Фәндүс Гильметдинов катнашты. Ул  бу фестивальдә Гран-прига  лаек булды.  

Бу чара кичәләрне төрлерәк һәм мавыктыргычырак үткәрү, китапханәгә укучы баларны күбрәк тарту,буш вакытларында ешрак китапханәгә тартылсыннар өчен оештырылды. Кичәдә катнашучы балалар Р. Батулланың иҗаты белән якыннан таныштырылдылар, “Шаян бака”,”Җир мае”, “Аю баласы Әппәс”әкиятләре кычкырып укылды.

Ярышта  Теләче, Метәскә, Сауш, Олы Мишә, Үзәк,Шәтке  мәктәп командалары катнашты.Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын: Теләче урта мәктәбе

2 урын: Мәтәскә урта мәктәбе

3 урын: Шәдке урта мәктәбе

Айга бер тапкыр алар белән аралашып, нинди әдәбиятны укырга теләгәннәрен исәпкә алып кирәкле әдәбият сайлана. Аларны яңа кайткан китаплар һәм газета-журналлар белән таныштырып барабыз.

2018 нче ел Россиядә Максим Горький елы буларак та билгеләп үтелә. Шул уңайдан   29 март көнне Иске Жөри  авылы  китапханәсендә мәшһүр  рус язучысы, прозаик Максим Горькийның 150 еллыгы уңаеннан “Кешеләрне хезмәт яшәтә” дип исемләнгән  китап күргәзмәсе куелды.

 А.М. Горький  узган гасырда иҗат иткән иң каршылыклы язучыларның берсе. Китапханәгә килгән һәр укучы  аның әдәби әсәрләре белән таныша ала. Әлеге әсәрләрнең күбесендә кеше шәхесенең күптөрле һәм катлаулы сыйфатлары яктыртыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International