ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

16 нчы май көнне Үзәк авылы китапханәчесе Хазипова Ф.А.Үзәк урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары өчен Л.Н. Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган “Лев Николаевич Толстой – балаларга “дигән темага әдәби - сәгать үткәрде.

            Китапханәче балаларга 2018 нче елның Татарстанда Толстой елы дип игълан ителүен сөйләде. Танылган язучы, сүз остасы, югары фикер йөртүче, танылган язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Сөйләү слайд презентация күрсәтү белән барды.

Шул уңайдан, 16 май көнне Айдар авылы китапханәсендә «Рамазан шәрифтәгечә саваплы булыйк көн дә» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.  Күргәзмә материаллары аша әлеге олы айның тарихы, аның әһәмияте, аны дөрес үтәү турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.

Әлеге күргәзмә ураза тотучылар өчен генә түгел, туган як тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары белән кызыксынучылар өчен дә җирлек булып тора.

Санитар- экологик икеайлык дәвам итә. Айлык кысаларында Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары чишмәләрне чистартуны оештырдылар. Бу көннәрдә алар Казаклар авылында урнашкан Әҗекә чишмәсе тирәсен тәртипкә китерделәр. Чишмә яны ямьләнеп калды.

В соответствии с планом работы Министерства образования и науки Республики Татарстан 17 мая 2018 года в 10:30 состоится заседание Республиканского родительского интернет-собрания на тему: «Внимание! Особый ребенок...». На повестке дня планируется рассмотрение правовых и организационных вопросов решения проблем обучения и воспитания «особых» детей, взаимодействия семьи и образовательной организации в обучении и воспитании детей с нарушениями слуха, зрения и опорно-двигательного аппарата.

Гаилә... 5 хәрефтән генә торган шушы суздә нинди тирән мәгънә ята. Гаилә ул- әти,әни, балалар, баш өстендә бер тубә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан- буынга өзелмичә дәвам итуче тирән тамырлы нәсел җебе. Олы Мәтәскә авылында  матур гаиләләр  бик күп. Китапханә тормышында актив булган балаларның әти-әниләрен чакырып китапханәче “Тату гаилә- бәхетле бала” дигән исем белән мәдәни чара үткәрде. Мул табынлы түгәрәк өстәл артында әти-әниләр һәм балалар рәхәтләнеп ял иттеләр: җырладылар,уйнадылар, гаилә турында шигырьләр,табышмаклар, мәкалләрьне искә төшерделәр. Китапханәче барысында гаилә көне белән кайнар котлады, гаиләләрендә  иминлек, татулык, ныклы сәламәтлек теләде.

Гаилә – яшәешебезнең нигезе, безнең һәрберебез өчен иң кыйммәтле нәрсә, төрле буыннарны бәйләүче, рухи, милли һәм мәдәни традицияләрне саклаучы да ул. Айдар авыл китапханәчесе, «Китап белән танышулар башлана гаиләдән” исемле акция кысаларында “Иң яшь, күп китап укучы” Гомәровлар гаиләсен тәбрикләп, грамота һәм бүләк тапшырды. Чөнки китап уку аша  рухи матурлык сыйфатлары, зәвык тәрбияләнә. Китап мәгълүмат чыганагы булып кына түгел, ә рухи азык, дөнья белән аралашу чарасы да булып тора.

2018 елның 16 май көнендэ Кече Мирәтәк авылында яшәүче тыл ветераны Борханова Фагилә Мөхәмәтҗан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фагилә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Нырсы  авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Тату гаиләнең гаилә бәхете рецепты бик гади – гаиләдә иң мөһиме: тәртип һәм бер-береңә хөрмәт.
Һәр елны 15 майда, язның иң матур аеның  нәкъ уртасында, Гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көнне бар дөнья    Гаиләне данлый.
15 май көнне Айдар мәдәният йортында авылыбызның "Иң яшь гаилә" -Гомәровлар гаиләсен чакырып «Гаилә бәхетенең рецепты».- дип исемләнгән чарада күңелләрен  күтәрерлек төрле кызыклы өстәл уеннары, ярышлар һәм викторина сораулары әзерләнде.Истәлеккә фотога төшелде, күңел күтәренкелегенә бакча гөлләре- тульпаннар  тапшырылды.

14   – 18  нче май  көннәрендә Теләче урта мәктәбенең  10  нчы сыйныф егетләре хәрби хезмәткә әзерлек буенча укуларда катнашалар. Биш көн буенча егетләр армия сафларында хезмәт иткән вакытта кирәк булачак күнекмәләрне ныгыталар. Лагерь начальнигы Р.Р. Гатиятов җитәкчелегендә укучы егетләр хәрби хезмәткә бик ныклап әзерләнәләр. Уңышлар  телибез!

Шушы изге айда яхшылык эшләргә, тәүбә итәргә ашыгыйк. Үзебезнең күңелебезне чистартырга, яхшы сүзләр генә сөйләргә, гайбәткә кермәскә, кешене сөйләмәскә, ялганламаска тырышыйк! Шул уңайдан 16 май көнне, Теләче җирлекара китапханәсендә “Изге рамазан ишек шакый” дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм күзәтү ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International