Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Әкренләп кошларыбыз җылы яклардан кайта башладылар. 20 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан беренче сыйныф укучылары белән “Кошлар безнең дусларыбыз” исеме астында рәсем конкурсы үткәрделәр. Ел саен үткәрелә торган бу конкуста балалар бик теләп катнаштылар.